Түбән Камага - 60! Механика заводы хезмәткәре Тимергали Мусиннан шәһәрнең юбилеена шигъри котлау.
Информационный канал
Түбән Камага - 60! Механика заводы хезмәткәре Тимергали Мусиннан шәһәрнең юбилеена шигъри котлау.
Түбән Камага - 60: чаралар 🌾Бүген шәһәребезнең туган көне. Түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары өчен юбилейга зур булмаган программа тәкъдим ителә: 🚃 14.00 сәгатьтә трамвай депосында 2нче маршрут буенча "Туган шәһәрем трамвае" акциясе. 🏛16.00 сәгатьтә Красный Ключ бистәсендәге Әхсән Фәтхетдинов музеенда "Татарстанда җәй" проекты кысаларында "Ай бәйрәме" интерактив программасы. Чараларга рәхим итегез!
Канал «Чулман» подключен к сервису MaxGate. Контент автоматически синхронизируется между Telegram и мессенджером MAX.
Подключить кросспостинг«Чулман» - канал из категории «Новости и СМИ», подключенный к сервису кросспостинга MaxGate. Публикации канала синхронизируются между Telegram и мессенджером MAX, а на этой странице собраны ссылки на обе версии канала.
Сейчас у канала 432 подписчика суммарно в Telegram и MAX. За последние 30 дней в истории MaxGate учтено 124 публикаций, поэтому перед подпиской можно оценить не только размер аудитории, но и регулярность обновлений.
Чтобы подписаться, используйте кнопки «Открыть в MAX» и «Открыть в Telegram» в верхней части страницы. У отдельных постов ссылка может быть доступна в обоих мессенджерах или только в одном из них, если MaxGate получил такой URL из истории обработки.
Туган көнең белән, Түбән Кама! 📆 60: Түбән Камага шәһәр статусы бирелгәнгә әнә шуның кадәр вакыт узган. 1966 елның 22 сентябре тарихка Түбән Каманың туган көне булып кертелә. 🧑🤝🧑1960 елның 25 декабрендә Актүбә авылы янына чана-трактор поездыннан 25 кеше чыга. Җирле аучы, әлеге вакыйганы үзенчә билгеләп үтәргә ниятләп, кар астында тыныч кына изрәп йоклаган басуда мылтыгыннан ата. Шул көннән башлап, әлеге урында ыгы-зыгы башлана: планы кәгазьдә генә булган шәһәр, химия комбинаты, шиналар җитештереләчәк заводлар төзелеше башлана. 🌇 1961 елның апрелендә Чаллы районы территориясендә Түбән Кама торак пункты теркәлә. Ул чакта анда 500 тирәсе кеше исәпләнә. 1966 елда исә яшәүчеләр саны 30 меңгә җитә. Беренче күп катлы йортлар калкып чыга. Алга таба мәктәп, балалар бакчасы, кибет, хастаханә һәм башка объектлар сафка баса. 🕌 🏢 Әйтергә кирәк, шәһәр, аның социаль объектлары предприятиеләр, хезмәт коллективлары ярдәме белән төзелә. Әйе, шәһәр белән сәнәгать предприятиеләре бер-берсенә кендек җепләре белән береккән сыман. Түбән Кама шина, мәсәлән, үз хезмәткәрләре өчен торак йортлар төзүгә зур өлеш кертә. Моннан тыш, шинчылар балалар бакчалары, мәктәпләр, медицина учреждениеләре, спорт объектлары, пионер лагерьлары төзелешендә, шәһәрне яшелләндерү эшендә катнаша. 🛞 1973 елда шина заводында беренче продукция – “Жигули” автомобиле өчен камера алына. Бүген исә безнең шиналар дөньяның төрле континентларын иңли. Ә уңышның чишмә башы ялан кырга килеп урнашкан беренче чана-трактор поезды, шушы җиргә аяк баскан беренче кешеләргә барып тоташа. Без – алар хыялланган шәһәрдә гомер итүче, аларның эшен дәвам итүче буын. 📆 60. Кеше тормышы өчен ул олыгаюны аңлатса, Түбән Кама өчен матураю, үсү, киләчәккә тагын да саллырак планнар белән атлау дигән сүз. 🎉Туган көнең белән, гүзәл шәһәребез!
Сентябрь ахырында Татарстанда нинди һава торышы көтелә? 22-30 сентябрьдә уртача температура климатик нормадан 5 градуска югары булачак дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Шулай итеп, бу чорда республикада уртача һава температурасы якынча +14,6 градус, ә Казанда +15,1 градус тәшкил итәчәк. 🌞 Иртәгә исә Түбән Камада көндез +23 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем дә булмас. 🌝 Шәһәрнең туган көненә җылы бүләк!